өй

өй
1. Яшәү-тору өчен салынган бина, корылма. Тора торган, яши торган урын куянның өе – урманда, песинең өе – өйдә. с. Өйгә, өй хуҗалыгына бәйләнешле өй эшләрен башкару 2. Берәр оешма һ. б. ш. урнашкан бина, корылма уку өе. Аерым ихтыяҗлар өчен, мәс. хуҗалык максатлары өчен махсус салынган корылма яки бина каравыл өе 3. күч. Бер өйдә яшәүче гаилә яки бер өйдә булган кешеләр бөтен өй ду килә 4. рәв. ӨЙДӘ – 1) Үзенең өендә, үзе торган урында (завод-фабрикада түгел) өйдә эшләүче 2) Үз урынында, читтә түгел почта атлары өйдә, хәзер җигәм. ӨЙ АЛДЫ – Ишегалды. ӨЙ БАШЫ (КЫЕГЫ) – Өй түбәсе. ӨЙ ИЯСЕ – Хорафат буенча: өйдә яшәүче һәм аны саклаучы, табигатьтән өстен мифик зат. ӨЙ КУЯНЫ – Йорт куяны. ӨЙ КҮТӘРҮ – Әзерләнгән бураны яңадан сүтеп мүкләп салу. ӨЙ ТАРАКАНЫ – Кызыл таракан. ӨЙ ТУЕ – Яңа өйгә күчү уңае белән оештырылган мәҗлес. ӨЙ ТУМАСЫ – Үз йортында туган, сатып алынмаган терлек. ӨЙ ЧИКЕРТКӘСЕ – Турыканатлылар семь. канатларын аякларына ышкып тавыш чыгара торган чикерткә. ӨЙ ЭШЕ – 1) Өйне җыештыруга, тәртипкә китерүгә бәйләнгән эш 2) ӨЙГӘ ЭШ – Мәктәптән, уку йортыннан укучыга өйдә эшләп килергә бирелгән бирем, күнегү

Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.

Игры ⚽ Поможем написать курсовую

Поделиться ссылкой на выделенное

Прямая ссылка:
Нажмите правой клавишей мыши и выберите «Копировать ссылку»